- төбәк
- I. и. 1. Җир өстендә берәр урын, як 2. Республиканың, крайның, өлкәнең яки зур шәһәрнең бер өлеше; район. торак пунктның бер очы, урамы 3. сөйл. Илнең, берәр өлкәнең, районның һ. б. ш. административ үзәге – шәһәр яки эре торак пункт Бөгелмә өяз төбәге булган диләр. II. ТӨБӘК – диал. 1. Урман эчендә төпләнгән урын, ачыклык 2. бор. Бишек төбе
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.